Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хатын-кызларга багышлап

Бикәләрнең җаны кош сыман – белми чикләр, оча гел биеккә, үзенә тиң үрләр юксына...

Сөембикә дисен, Сөенбикә...
Бикәләрнең җаны кош сыман –
Белми чикләр, оча гел биеккә,
Үзенә тиң үрләр юксына.

Чибәр дисең, сабыр дисең аны.
Көчле дисәң, даны кимерме?
Вулканнардан кайнар аның каны,
Кайнатырлык корыч-тимерне.

Күрсәң дә син гөлләр нәзакәтен,
Патшабикә – илнең терәге.
Диңгез кебек даулы, тирән һәм киң
Затлы бикәләрнең йөрәге.

Дулкын булып килеп бәрелә ул
Диварларның каткан ташына.
Чиксез дала булып җәелә ул
Ир җибәргән яулар каршына.

Мәхәббәткә – тик бер шуңа гына
Горур бикә уйсыз буйсына.
Сынса да ул шунда гына сына,
Бозга тигән саксыз ук сыман.

Сөен дисең, елмай, патшабикә!
Курай кебек бикә күңеле –
Үксеп-үксеп елый әллә нигә,
Юллар тузанына түгелеп.

Бикәләрне аңлар өчен сиңа
Әле таулар кебек үсәсе.
Җырлар кушып тормыш ачысына,
Түзмәм дигән күпкә түзәсе.
...Сөенбикә кызы, сөенеп кал:
Әле исән Казан каласы.
Язмыш даласында безгә әле
Югалсак та, кабат табыласы...

Гомерле бул, бикә нәселе.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев