Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кешечә телне белмәсәң, Эт кебек өреп була...

Кешечә телне белмәсәң...

Язны көтү

Безнең Чал Инеш тә инде

Төш күрәдер яз турында, –

Авыр сулап ята сулар

Кышкы тынлык хозурында.

 

Песнәк

Ул да оча... Бәлки, җылыда да

Кышлый алыр иде кышларны.

Куеныңа алып җылыт, аклык,

Туган җиргә тугры кошкайны.

 

Талант

Кешечә телне белмәсәң,

Эт кебек өреп була.

Талантны да төбенәчә

Эчеп бетереп була.

 

Иске җыру

Күке килеп корып бирмәс

Ала карга оясын...

Өч татар дүрт фирка төзеп,

Ду китерә дөньясын.

 

Сәхнә

Зурлыгы да, хурлыгы да монда

Гел үтәли тора күренеп.

Сәхнә – ахак кискә-бүкәне дә,

Бәллүр тәхете дә күңелнең.

"КУ" 8, 2019

фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев