Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кеше булып!

...Бу дөньяда зур йә кече түгел, Кеше булып килә яшисе!

Бу галәмдә без бик кечкенә шул,

Ә яшисе килә зур булып...

Кадыйр Сибгатуллин
Күз карашым «укый» әңгәмәдәш,

Шикләнгәндәй: дусмы, дошманмы?

Үз фикере микән ми сырында,

Әллә сөйли «зур»лар кушканны?

Сүзен үлчәп кенә ычкындыра,

Юкса мине сатлык саныймы?

«Син хаклы» дип бармак төбәвеме,

Әллә әләк белән яныймы?
Аңлашабыз санлашмыйча гына,

Җитте бигрәк сәер замана.

«Әйт» дигәнгә, «тәйт» дип җавап бирсәң,

Килеп тора бик тә таманга.

«Олы»ларның сүзе һәрчак өстен,

«Кече»ләргә – каршы дәшмисе!

...Бу дөньяда зур йә кече түгел,

Кеше булып килә яшисе!
 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев