Шигърият
Кеше көнен төн итүе җиңел...
Тараттырып кара үтмәс шикне, Җылың белән эрет туң ишекне Һәм зәңгәргә буя кире күкне.
Кеше көнен төн итүе җиңел,
Төзегәнен көл итүе җиңел.
Ә син менә таң аттырып кара,
Хис суынгач, яраттырып кара.
Син кайтарып кара киткәннәрне,
Кире җыеп кара сүткәннәрне,
Һәм юатып кара көткәннәрне.
Кеше күңелләрен таптау җиңел,
Беркатлыны җирдә алдау җиңел.
Ә син менә оныттырып кара,
Язмышыңа бер оттырып кара.
Тараттырып кара үтмәс шикне,
Җылың белән эрет туң ишекне
Һәм зәңгәргә буя кире күкне.
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев