Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кереп барабыз кышка

Үтте-китте җылы көннәр, Керәбез инде кышка.

Үтте-китте җылы көннәр,

Керәбез инде кышка.

Әле кайчан алтын көзгә

Сокланган идек, юкса.

Еласаң да, җырласаң да,

Туктамый, гомер кыска.

Шунысына күңел тыныч,

Үтелмәгән ул бушка.

Соңгы көннәре көзләрнең –

Төне озын, көн кыска.

Сау гомер сорап Ходайдан,

Кереп барабыз кышка.

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев