Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кемдер җырлый кара төнне ярып...

Кабына да сүнә, кабат-кабат Хатирәләр хәтер учагында. 

Кемдер җырлый кара төнне ярып,

Җанны биләп ала моңлы җыру.

Җыр сәләте миңа бирелмәгән,

Рәхәт миңа аны тыңлап тору.

Сабый чакта әнкәй тибрәткәндәй,

Тирбәләм мин шул җыр кочагында –

Кабына да сүнә, кабат-кабат

Хатирәләр хәтер учагында. 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев