Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кемдер...

Яшәлмәде теләгәнчә, Зая үтте гомер! Һәрчак дуслык табыныңда Баш тамада кемдер...

Туган телдә сөйләшалмый,

Әрнеп үтте гомер...

Тир түгеп тапкан ашыма –

Ач таракан кемдер!

Хак сүзеңне яз хаталап –

Бар дөньядан көлдер...

Сәрхуш имлясын законлап,

Уяу саклый кемдер!

Сүк үз бабаң, тарихына

Чабаталар кидер –

Тумышыннан күн читектән,

Күн иярдә кемдер?!

Илдә кеше булуың раслап,

Телдән калып йөгер...

Барлыгыңа шик белдерә,

Чырай сыта кемдер!

Үз җиреңдә ятим тоеп,

Эчтән җаның кимер...

Көн дә бәгъреңне бораулап,

Күзәтә күк кемдер.

Балаң белән ике телдә –

Аңлашалмый тилмер!

Бик якынаеп китмәгез дип,

Чабу тарта кемдер...

«Бисмилла» дип эш башласаң,

«Мать» дип күршең бүләр...

Тигез җирдә түмгәк сыман

Аяк чала кемдер...

Өмет булып җиргә кил дә

Һәр көн шуны җимер...

Кол инде сез мәңгегә дип,

Киң елмая кемдер.

Телевизор, радиосы

Көн-төн гөлдер-гөлдер...

Илең түгел, үз өеңдә

Күптән хуҗа кемдер!

Яшәлмәде теләгәнчә,

Зая үтте гомер!

Һәрчак дуслык табыныңда

Баш тамада кемдер...

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев