Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңел галәмендә һич тынгы юк...

Йөрәктәдер хикмәт, йөрәктәдер, Җылы алып җанга өлгерәлми...

Күңел галәмендә һич тынгы юк –

Кабына да сүнә йолдыз-уйлар.

Теләк теләп өлгерәлми йөрәк,

Кабына да сүнә... елгыр еллар.

Ә яшь чакта, һай, өлгерә идек!

Әллә күпме алдан күрә идек,

Сөю көтә анда, бәхет, диеп,

Йолдыз тамган якка йөгерә идек...

Күңел галәмендә һич җылы юк,

Шул ук кояш ласа… Без – тирәли.

Йөрәктәдер хикмәт, йөрәктәдер,

Җылы алып җанга өлгерәлми...
 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев