Логотип Казан Утлары
Шигърият

Казык

Халкым кая казык какса, шунда шәһәр үскән, Мәчет салган, ай караган түбәсеннән, өстән.

Халкым кая казык какса, шунда шәһәр үскән,

Мәчет салган, ай караган түбәсеннән, өстән.

Айны камап, җиһан ялмап яңгыраган азан,

Шул илаһи тавышына биек калу язган.

Халкым кайда ат тугарса, шунда гөрли базар,

Базар аша үтүләрен кем әйтмәскә базар?

Саткан-алган, шау-шуына булмагандыр тиңнәр,

Баш югары, гәүдәләр төз, һич төшмәгән иңнәр.

Халкым кайда – иман нуры шунда тапкан аны,

Иман белән яшәгәндә тыныч булган җаны.

Ни үзгәргән? Иртәләрне алыштырган киче,

Әллә бер дә калмаганмы казык кагар көче?

Казыкларның черегенме әзерләгән заман? –

Бүгенгемне уйлаганда никтер хәлем яман.

Тарихың да, газиз халкым, кем өчендер азык.

Сине генә көтә, ишет, син кагасы казык!

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев