Логотип Казан Утлары
Шигърият

Казанда ниләр бар...

Казан ул – татарның кәгъбәсе.

Казанда ниләр бар,

Казанда? –

Сорыйлар Уфадан, Төмәннән.

Дөньяга сибелгән татарның

Карашы Казанга төбәлгән.

 

Казанда татар бар, урыс бар,

Һәм башка күптөрле милләт бар.

Янәшә мәчетләр, чиркәүләр,

Ярашып яши бар өммәтләр.

 

Җелеккә үтәрлек сораулар

Бәгырьне сызлатып торалар, –

Туган тел үксезлек чигендә!

Ә болай...

Казанда бар да бар.

 

Казанның энҗесе – ак кирмән,

Һәм кызыл кирпечтән манара!

Гүя ки Сөембикә кайта да

Кичләрен тәрәзләр ут ала.

 

Тукай бар,

Мәрҗани, Кол Шәриф,

Кол Гали... –

барысы да халыктан.

Һәйкәлме, мәчетме,

Алар бит

Без исән булсын дип калыккан!

 

Кабан бар.

Төбендә – хәзинә.

Ымсытып ята күк һәркемне.

Риваять, дисезме?

Әлбәттә.

Риваять – халыкның хәтере.

 

Казанда тарих бар, хәтер бар,

Ил-милләт хакында әйтем бар:

Бүленсәң, ашарлар бүреләр!

Күңелдә ялвару-хәтем бар.

 

Казан ул – татарның кәгъбәсе,

Өмете күңеле түрендә.

Таяныр терәге – тарихта,

Киләчәк язмышы – бүгендә.

 

Сорыйлар Кырымнан, Уралдан,

Ырымбур, Әстерхан, Төмәннән:

Казанда ниләр бар? –

Бу сорау

Киләчәк язмышка төбәлгән!

 

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев