Логотип Казан Утлары
Шигърият

Казан, Мәскәү вакыты

Мәскәү, Казан вакыты?! – Берсендә әле шайтан таңы, Берсендә – ай калыкты!

«Бер үк» диләр... Һай, бер түгел –

Казан, Мәскәү вакыты1 :

Берсендә эш кайный күптән,

Берсе ауный... таң көтеп.

«Бер» диләр дә... Берме икән

Казан, Мәскәү үлчәме?

Бездәге өч – бер түшәме,

Бездәге биш – түшәге?!

Кемнәр «бер» ди... Бик бер түгел –

Шактый төрле холыклар:

Берсе әйбәт кукиш тоткан,

Берсе начар йодрыклар...

«Бер» диләрме... бер ди сиңа

Аларның табигате;

Бар дөньяны яулап алу –

Баскынчак хөррияте.

Гөнаһ кылу ни боларга...

Һәрбер почмак Аллалы;

«Үкенәм...» дип коры чыгу

Мөселманга кайда әле?!

Ник «бер» диләр – бик тә төрле

Шәригате, гадәте...

Коллыкка җырлый мәдхия

Салдафун шигърияте.

Бер түгел шул вакытлары,

Фикер йөртү – Милади;

Бабай яшен кушып саный:

«Мин ул – абый!» – ди, яный...

Баш өстендә әйләндереп

Сәгать угы – күсәкне,

Ул безләргә ничә гасыр

«Хак тарих!» дип күрсәтте:

Кемнең язмыш кызулады,

Кемнең бәхет соңлады...

Чиркәү раслаган вакытны

Ходай хәрәм санады.

Яңа тарих тиз сынады:

Мәкерне һәм сәләтне...

Телгә килде һич кичекми

Гадел Һиҗри сәгате!

«Бер үк», имеш... ник бер булсын

Мәскәү, Казан вакыты?! –

Берсендә әле шайтан таңы,

Берсендә – ай калыкты!

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев