Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайтар әле ышанычны. Кайтар!

Бөтен кануннарны кире кагып Ышанасым килә. Сиңа. Тагын!

Кайтар әле ышанычны. Кайтар!

Мин бит бүген

Элеккечә ярсый алмый йөдим...

Нидер булды. Тынга кабар тойгы

Уалдымы?! Югалдымы? Белмим.

Шулкадәрле кадерле бу тойгы. Кайтар!

Минем өчен генә түгел. Үзең өчен.

Онытылган саф яшеллек төсе бу хис!

Һәм яңгырдан килгән зәп-зәңгәр күк исе!

Яшәү көче! Син бит миңа төнге тынлык ярып,

Сандугачлар ишеттергән кеше!

Шул бер тамчы ышанычны кайтар!

Кылдан нечкә күңел җебен ялгар өчен!

Янар өчен. (Ə югыйсә...

Бушлык белән хушланырмы?! Ай-һай...

Кыегына Кояш оялаган җаның.)

Бөтен кануннарны кире кагып

Ышанасым килә. Сиңа. Тагын!

 

"КУ" 09, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев