Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайчак барын онытам да...

Күңелемдә ниләр барын Сорама, бел күзләремнән…

Кайчак барын онытам да,

Урап киләм үткәннәрне –

Дус-ишләрне, якыннарны,

Тәүге тапкыр үпкәннәрне…
Урап киләм барысын да

Ерак яшьлек эзләреннән.

Күңелемдә ниләр барын

Сорама, бел күзләремнән…
 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев