Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кая калды соң ул керфек какмый...

...Дөньясыннан яшерердәй булам – кочаклыйсым килә сине! Кысып-кысып!.. 

Кая калды соң ул керфек какмый,

икәү төнгә таң ярәшкән көннәр?!.

Аһ!..

Җитәр микән йөрәк җегәрләрем,

сине бүген «шундый боек», диләр...

...Йөз елга бер күрешәбез хәзер –

сусау бетми, мизгел ярым күреп,

имәнепләр китәм.

Дөнья сыйган караш –

суы кибеп барган кое кебек.

Эле-е-ек!

Син бит башка идең!

Ни үзгәрде?!

Сулык-сулык килә чигә, уйлый-уйлый.

...Булмый!

Беләм, пыску үлемгә тиң. Безнең өчен.

Җаның утсыз – утсыз янып булмый...

Мин... хәлеңне сорарга да кыймыйм

(сорасам да, әйтмәсеңне тоям).

Кирәк бит, ә! Җаннар тәңгәллеге –

син бар яклап никтер минем сыман.

Әйтергәме-әйтмәскәме?! Белмим.

(Син бит минем үзәгемнән өзелгән үз кешем!)

Башкасына исем китмәс иде... –

Үз-үзеңне югалтырсың төсле...

Дәшү – авыр, дәшмәү – газап. Нишлим?!.

Каян табыйм шыксызлыктан ышык?!

...Дөньясыннан яшерердәй булам –

кочаклыйсым килә сине!

Кысып-кысып!.. 

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев