Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кашлары чаларган бер этнең

...Чаларган кашларын җыерып, Эт калды юлымның читендә...

Кашлары чаларган бер этнең.

Чаларган... Бабайдай ак кашлы.

Этләр дә кешеләр шикелле

Бик төрле, күп төрле язмышлы...

Кадерләп, куенда үстергән

Көчекләр бәхетле. Сүз дә юк.

Нигә дип картайсын андыйлар –

Өс бөтен, дөнья киң, тамак тук...

Ә моның кашлары чаларган...

Күргәнме тормышның ачысын?!

Өздерә рәнҗүле карашы –

Таягын ашатыр кайсысы?!

Кемнәрдән игелек көтәргә

Картайган, ач урам этенә?!

Шундый зур шәһәрдә беркем юк...

Ялгызы гомере читендә...

Әнисе, әтисе ташлаган.

Туганын танымый, белми дә.

Яшәргә омтылыш – шул гына...

Кануннар катгый эт илендә...

Минем дә чигәдә – ак чәчләр...

Кешеләр тормышы – эт көне...

Кемнәрдән игелек көтәргә?!

Ашарлар үзеңне – әйт кенә...

Әйт кенә, ялгышып, берәр сүз.

Каршы әйт, чынлыкны син якла!

Гомерең чигенә җиткәндә,

Куарлар урамга таяклап...

Типкедә яшәгән эт сыман

Үзем дә рәнҗимен илемә...

...Чаларган кашларын җыерып,

Эт калды юлымның читендә...

 

"КУ" 06,2024

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев