Карурман
Адаштым да кереп карурманга, Чыгалмыйча йөрим. Юллар юк. Кара урман шаулый... янәшәмдә Киек-җәнлек тотар уллар юк.
Адаштым да кереп карурманга,
Чыгалмыйча йөрим. Юллар юк.
Кара урман шаулый... янәшәмдә
Киек-җәнлек тотар уллар юк.
Мин ялгызмын. Тып-тын. Кешеләр юк.
Күрешкәләп кайчак айга бер
Урман куенында төркем-төркем
Көн күрәдер алар кайдадыр.
Илсезләрме алар, телсезләрме?
Кыйбламы инде дүрт тараф?
Хокуклары тапталганны күреп,
Яшиләрме алар битараф?
Таң нурлары куна яфракларга,
Сөяләм мин салкын имәнгә.
Аерылам фани дөньялардан
Караңгылык йота дигәндә.
Җылы нурлар сыйпый маңгаемны,
Күзләремне ачам. Яктырган.
Үлән арасына бер кырмыска
Шуып төшә минем балтырдан.
Сузылып ятты алга кояш нуры,
Күзне иркәләрлек гөл эзлим.
Өзелмәгән әле өметләрем,
Карурманнан чыгар юл эзлим.
Рәшит БӘШӘР (1949) – шагыйрь һәм прозаик; А.Алиш, С.Сөләйманова, Ш.Галиев, И.Юзеев
исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Сандугачлы бишек», «Ачык капка», «Былбыл оясы» һ.б. китаплар авторы. Чаллыда яши.
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев