Шигърият
Карлы көн
1742
0
0
Бер гомердә күпме буран үтәлган икән баштан?
Җил дә җил...
М.Әгъләмов
Кар да кар... Бүген дөньяның
Аклыкка туйган чагы...
Котылудан мәгънә бармы
Көрт күмсә каланчаңны?
Сыкранулы, сокланулы
Кар белән изгән-баскан...
Бер гомердә күпме буран
Үтәлган икән баштан?
Кар да кар... Бүген дөньяның
Аклыктан туйган чагы...
Ак буранны сылтау итеп,
Акылын җуйган чагы...
"КУ" 11, 2020
Фото: pixabay
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев