Логотип Казан Утлары
Шигърият

Карлар ява

Карлар ява, сагындырып Ерак калган малай чагым.

Карлар ява. Кышның да бит

Үз бизәге, үз ямьнәре.

Сүтелгәндер кебек күктә

Әниемнең каз мендәре.

Карлар ява. Күчә җиргә

Аклыклары, сафлыклары.

Күмелеп кала кар астында

Тормышның бар ваклыклары.
Ак төсләрдән, пакь хисләрдән

Җылынып китә дөньям тагын.

Карлар ява, сагындырып

Ерак калган малай чагым.

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев