Караңгыдан күпләр куркып кача...
Афәт чолгап алган бу җирлектә Кеше заты көн дә чума сазга. Чиста җаннар сазда әсирлектә, Чиста җанның бәясе дә арзан.
...Әллә кемнәр әрле-бирле йөренәләр;
Йөренәләр... Туктыйлар да илерәләр,
Шуннан: ап-ак кәфеннәргә төренәләр...
Һади Такташ
Караңгыдан күпләр куркып кача.
Ай яктысын күпләр якын күрә.
Ә кайбере бара ахыргача,
Курыкмыйча атлап бара үлеменә.
Ә кайбере ай тотылган төндә
Күреп атлый сазлык баткагына.
Шундыйларны саклап сала сөрән
Карт ябалак, шәрә агач ботагыннан.
Мондый төндә ишетелә бары
Җил китергән ерак илләр шавы,
Гасырлардан килә тавыш ярып:
Сак белән Сок эзләшәләр тагын.
Урман сазлыгына берәү керә,
Карашында өметсезлек чаткылары.
Шомлы төнгә, ахры, инде күнгән,
Шомлы иртә куркытадыр бары.
Мәхшәр илен артта калдырганда
Сөенергә кирәк кебек, ләкин
Ике утның арасыннан сайлап
Алган Җирдә һәммәсе дә ятим.
Җил улавы катыш тавыш килә,
Үле урман уртасында – тавыш.
Ярдәм сорап кычкырамы икән?
Кай тарафка хәзер китеп барыш?
Урман уртасында берәү атлый.
Ай күптәннән сатлыкҗанга чыгып,
Эшләгәнен яхшы диеп яклый-яклый
Куак арасында сыдырылып
Посып ята. Төнге шомлы урман.
Берәү инде сазлык кочагында.
Калган тавышлардан өмет корган
Җаннар да бит эреп оча комга.
Афәт чолгап алган бу җирлектә
Кеше заты көн дә чума сазга.
Чиста җаннар сазда әсирлектә,
Чиста җанның бәясе дә арзан.
И л н а р Ф а т ы й х о в
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: "Такташ FEST"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев