Кара юрга бирегез...
Кара юрга бирегез, Сикереп кенә менәем, Дилбегәмне тартаем, Камчымны кизәнәем.
Кара юрга бирегез...
Кыргыз җырыннан
Кара юрга бирегез,
Сикереп кенә менәем,
Дилбегәмне тартаем,
Камчымны кизәнәем.
Ата-бабам җирләрен
Юртып урап киләем,
Карурманны гизәем,
Дала буйлап җиләем.
Идел буйлап йөзәем,
Агыйделне кичәем,
Күңелгә дәрт өстәрдәй
Чишмәдән су эчәем.
Чиксез офыкка карап,
Ук-җәямне тартаем,
Күктә очкан киекне
Мең чакрымнан атаем.
Туктап учак ягаем,
Ак тирмәмне кораем.
Монда туган биләмәм,
Ватан дигән сараем.
Шарт-шорт янган учакта
Киекне кыздыраем,
Урал тау итәгендә,
Думбырам сыздыраем:
«Җирләрем кисәк-кисәк,
Бергә тупларга исәп –
Уңга да ун мең чакрым,
Сулга да ун мең чакрым.
Аткаемны чаптырам...
Офыклар да яктыра...
Дәүләтем телем-телем,
Уйлап киләм, юллап киләм
Берләшү мөмкинлеген.
Урал тавы башында
Кояш минем каршымда...
Себер тарафка узам,
Юлларымда уйнап кала
Җанга утырган тузан...»
Айлы күккә багаем,
Кураемны тартаем.
Бу җирләрне мирас иткән
Бабам белән атаем.
Азия чүлләрендә
Кубызымны чиртәем,
Илемнең чиген эзләп,
Җир читенә җитәем.
Чал гасырлар калдырган
Кысаларга сыймаем,
Уңга-сулга сибелгән
Мәмләкәтне җыйнаем.
Татар диеп аталган
Милләтемне хуплаем,
Төрки диеп аталган
Кавемемне туплаем.
Кара юрга бирегез,
Сикереп кенә менәем,
Төрки дигән халыкны
Бердәм итеп күрәем,
Бер гамь итеп күрәем!
"КУ" 07, 2017
Фото: Raphael Ai
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Башкортдарның Ленар Шәехка җавабы. Шагыйрь Ленар Шәехны, без күптәннән беләек,Тик башкортды кыргыз дипатамавын, теләек.Кара юрга” эпосы-.башкортдарның мирасы.Татар иле төзим дип, ник баш бутап торасы?Башкорт җирен ала дипТавышланып йөрмәек,Әмма кара юрганыБез Шәехка бирмәек.Сикермәһен безнең атка,Сикерһен үз атына.Ил төзеһен кермисәБашка халык хакына! Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0