Логотип Казан Утлары
Шигърият

Калган эшләр...

Өем-өем эшләр кырылып ята, Бер селтәнеп кенә тәмамларлык түгел. Яңа елга ярты сәгать кала Шуны уйлап өзгәләнә күңел.

Өем-өем эшләр кырылып ята,
Бер селтәнеп кенә тәмамларлык түгел.
Яңа елга ярты сәгать кала
Шуны уйлап өзгәләнә күңел.
Күпме карлар яуды калган эшкә,
Һәм эреп тә акты күпме карлар.
Яңа елга керер мизгелләрдә,
Хафаланып, күңел барысын барлар.
Кырып торыр шулар күңелләрне
Һәм өелер кар таулары сыман.
Бер ишелер аннан өсләреңә...
Шул тауларга күпме гомер сыйган.
Каза калган эшләр бер чишелер,
Һәм ишелер таудай кар кибәне.
Өч көнлек эш үлгәчтен дә кала,
Бар максатлар бетми чынга ашып,
Кабул бары Хакның «Бул!» дигәне.

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Калган эшкә кар ява...( Фәнил Гыйләҗевка пародия) .......... ...Яңа елга ярты сәгать кала ........Шуны уйлап өзгәләнә күңел. ........Күпме карлар яуды калган эшкә (“Калган эшләр” Фәнил Гыйләҗев) ....... ...Тәүге гыйнвар таңы... Әле бөтен халык ...........изрәп йоклый, күреп тәмле төшләрен. ..............Фәнил генә, мыр- мыр килеп, кар астыннан ...........эзли үткән елдан калган эшләрен.... .............. ... Сәйлән