Логотип Казан Утлары
Шигърият

Календарь

Күз алдымда календарь, – Үткән елның көннәре. Шатлыклы да төсле алар, Ямансу да үзләре.

Күз алдымда календарь, –

Үткән елның көннәре.

Шатлыклы да төсле алар,

Ямансу да үзләре.

Өстәлемдә – календарь,

Гади саннар тезелгән.

Шатлыклары куандырган,

Кайгысына түзелгән.

Гади саннар, ә шуларда

Күпме кеше язмышы.

Бер-бер артлы үтә алар,

Калмый алар ялгышып.

Күпме гомер туктап калган

Бу саннарның эчендә.

Кирәк була әлеге саннар,

Яңа гомер өчен дә.

...Киләсе ел календаре –

Томан эчендә саннар.

Һәрбер кеше ул саннарны

Бары үзенчә санар.

Тынычлык һәм шатлык белән

Үтсен әле көннәре.

Кадерләп саклыйк күңелдә

Кадерле мизгелләрен.

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев