Логотип Казан Утлары
Шигърият

Каләмем

Иң тугры дустым син, каләмем! Син күндәм. Мин синнән бик уңдым.

Иң тугры дустым син, каләмем!
Син күндәм. Мин синнән бик уңдым.
Якын дус, кадерлем. Шуңа да –
Өстәлем түрендә урының.
Ак кәгазь буйлатып йөгереп,
Зур хезмәт куясың син миңа.
Кулымда тибрисең, ашкынып
Бар серем ачамын тик сиңа.
Хезмәтем әҗергә ирешсә,
Шатлыгын без бергә татыйбыз.
Бер шигъри дулкында тибрәлеп,
Җиһанда бергәләп атлыйбыз.
И каләм, бар сиңа үтенеч:
«Арыдым» дияргә ашыкма!
Дөньяда кылынган золымнан,
Гаделсез затлардан ышыкла!

 

«КУ» 07, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев