Кая таба?
Кешеме без, йә ясалма фәһемме без – Кая таба барабыз без, кая таба?
2026 елның 28 февралендә фарсы
култыгында башланган дәһшәтле
вакыйгаларга нисбәтле.
Ник бу акыл тышауланган атта бара –
Алга таба барганда да артта бара?
Кешеме без, йә ясалма фәһемме без –
Алны-артны бутаучылар арта бара.
Төшеп килә түгелме соң кара каргыш –
Җәһәннәмнән җәяү качкан, ахры, азмыш.
Ник ишектән керәсегә, ишекләрнең
Тишегеннән керә соң бу сукыр язмыш?
Нәрсә җитми кешеләргә, ни ул җитми?
Атом җигә, кыңгыраулы атын җикми:
Терәү баганасы кебек торса тора,
Үзсүзлеләр бер адым да артка чикми.
Кулда күсәк (!) – ул элек тә булган диләр,
Күсәк илә баш ул якын туган диләр...
Җиргә хуҗа күсәк белән терсәк диләр,
Син күсәксез хет бер илне күрсәт диләр.
Ник бу акыл тышауланган атта чаба,
Алга барам диеп мисле артка чаба.
Кешеме без, йә ясалма фәһемме без –
Кая таба барабыз без, кая таба?
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев