Шигърият
Кабаланмый, әрсезләнми...
Тылсымлы моң, Илаһи сүз, Яшәешнең иң кызыгы. Ә калганы – чүп мәшәкать, Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы…
Кабаланмый, әрсезләнми,
Тартып килгән үз йөгем бар.
Егетлегем узып бара,
Ләкин әле ирлегем бар.
Тау-тау өем сүз актарам,
Серле, сизгер күзлегем бар.
Тапканымны тезә беләм.
Раббым биргән үзлегем бар.
Матур итеп тезеп куйган
Бәрәкәтле сүзлегем бар.
Барысын да аңлатырлык
Таянычым – үз телем бар.
Күңелемдә канатлы ат,
Иярем бар, тезгенем бар.
Авылымнан, кавемемнән
Өзелмәгән кендегем бар.
Тылсымлы моң, Илаһи сүз,
Яшәешнең иң кызыгы.
Ә калганы – чүп мәшәкать,
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы…
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев