Логотип Казан Утлары
Шигърият

Изге китап эчендә сакланган бабам васыяте

Үр менәргә ныклы иман кирәк, Тәти күреп, тизрәк барып капланмагыз...

Тарих хәтере безне яттан белә, –

Аттан төшеп, ишәкләргә атланмагыз!

Тик Алыплар үтәп чыгар бурыч алда –

Вакланмагыз!

Ходай йөрәк, куәт, акыл биргән:

«Булдырдык!» дип, ярты юлда мактанмагыз...

Бер-берегезнең алдын бүлеп тапталмагыз –

Вакланмагыз!

Ир ир булсын, хатын – һәрчак хатын!

Кыбырсык дип замананы акланмагыз;

Сиблеп, чәчлеп... зур вазифа төшми өстән –

Вакланмагыз!

Үр менәргә ныклы иман кирәк,

Тәти күреп, тизрәк барып капланмагыз...

Тәңре бер ул!

Җирдә кырык Алла табып

Вакланмагыз...

Милләт яши – җиңеп алга барса,

Бер урында тора – авыру,

Таптанмагыз...

Мескен халык хатасына көн дә баса...

Вакланмагыз!

 

"КУ" 07, 2017

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...Вакланабыз. ...........Инсафлыкны ташлап,яманатка атланабыз. .............. ...Вакланабыз. .............Бозыклыкка батып хәрам белән тапланабыз. .............. ...Вакланабыз. ..............Имансызлык кылып, чапан белән капланабыз. ............. ....Вакланабыз. ...... Халык-илне талап,-төрле сортка сортланабыз ............. ...Вакланабыз ...........Милләт,илне сатып,түрә-түрә катланабыз. .............. ...Вакланабыз. ...........Иблискә җан сатып,яшәр өчен хак алабыз. ............ ...Вакланабыз. ...........“Татар башын татар ашар”- дигән ат алабыз. .......... ...Вакланабыз. ...............Безнең гөнаһларны кичерерме Хак аллабыз? ............. ....Вакланабыз. .............Госел кояр вакыт .Халкым, кайчан сафланабыз? ......... .... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)