Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ихлас күңел белән юлга кузгалдым...

Күз дә тиде, сүз дә тиде юлымда, – Мин, ниһаять, шагыйрь булып сызландым.

***
Ихлас күңел белән юлга кузгалдым,
Сүнгән учаклардан төнлә куз алдым.
Күз дә тиде, сүз дә тиде юлымда, –
Мин, ниһаять, шагыйрь булып сызландым.
***
Бу тормышта янасың да көясең
Һәм күндәмлек түбәтәен киясең.
Алкышлыйсың рияланып, ертылып
Тәкъвалыкка чыккан гөнаһ иясен.
***
Кичеп чыктым икеләнү сазлыгын,
Казык башына дип элдем языгын...
Баш-күз тонып чумдым кара урманга,
Адашса да, бәдәнемдә яз бүген!
***
Ат казан! – дип әйткән иде картатам,
Булган заман – ат өстендә яраткан.
Каным катса, рәнҗи калсам нахакка,
Мин саташып ук эзлим буш садактан.
***
Cүзем көмеш, эндәшмәвем алтынлык! –
И акыллы булып телгә салындык.
Илсез калып, телсез калып, тарихның
Көпчәгенә балчык булып сарылдык.
***
Һич көтмәдем өстән тамчы саркытны,
Юллар кайчак рухымны да ялкытты.
Бар Омтылу, бар Он(ы)тылу бу юлда...
Һәм бар Хәтер. Ләкин ул да вакытлы.
***
Җирдә яшәү кемгә генә уңайлы?
Гамьсезләргә, бәлки, иң-иң кулае...
Айга бактым көзге караңгы төндә –
Үсендереп анда әнкәй елмайды.
***
Ай җаным ла, и җаным ла, һай җаным!
Һәркем тарта иягенә юрганын.
Ләкин истә шыр яланаяк килеш
Яңгырларда баш чылатып торганым…

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: робагыйлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди юлчы очратмыйсың борма тормыш сукмагында: ............Суфыен да, дәрвишен дә, килмешәген, сукбаен да... ............... ...Ул суктак бит, үзе- борма, үзе әле- сикәлтәле, ..............Сикәлтәле! Ә сикертсә ничек кенә сикертә әле! ............. ...Юлчыларның буын түгел, җаннары да кузгалгандыр?! ............Дүрт юлчының, тик кайсысы шагыйрь булып сызлангандыр?! .......... ... Сәйлән

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу тормышта кем өчендер янганнар бар, көйгәннәр бар, .............һәм дә янгын сүндерүче башлыкларын кигәннәр бар. ............. ...Такыр башка шулар күндәм түбәтәен кидерделәр, .................. “бисмилла”лап тормадылар башны җиргә идерделәр. ............. ...Хәзер аның башка- дине, Алласы да, Мәккәсе дә... ................. Табыналар, гөнаһ җыйган аның “кашка тәкә”сенә.... ............... ... Сәйлән

      • аватар Без имени

        0

        0

        Һәр кешенең күңелендә икеләнү, шиге була, ..............Шөбһәнең дә тик һәрвакыт билгеле бер чиге була. ................. ...Юл чатында икеләнеп озак уйлап торып булмый, .................Ике якка киткән юлны бер- берсенә борып булмый. ................ ...Икеләнгән ике үлсә, нишлим микән, диеп, чатта, .................Тәвәккәллек таш яра, ди, безнең мәкаль мондый чакта... ................ ... Сәйлән

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кан катса да, төрле гаеп, нахакка, ..............кул тыгудан ни файда буш садакка? ............ ...Шагыйрьнең бар үткен сүзе, ук кебек, ............Сүздән көчле әле корал юк кебек?! .............. ... Сәйлән

          • аватар Без имени

            0

            0

            Салым салды патша алтын- көмешкә- ............. чикләү салды авыздагы тел- тешкә. .............. ...Телсез, тешсез авыз белән нишлисең? ...............Йотып, чәйнәп каптырганны, яшисең... .............. ... Сәйлән