Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юкка түгел

...Юкка түгел, күбәләк тә Тамырлыларга куна…

Өндиләр:
«Ясалма гөлнең
Кинәнеп исен сула!»
Күз буяп та, күз буып та,
Сәләтсез килеш туып та,
Илдә танылып була…
Әмма табигый канунга
Бөтен хәят буйсына.
...Юкка түгел, күбәләк тә
Тамырлыларга куна…

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев