Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тормыш гүзәл, әгәр сөя белсәң

Тормыш гүзәл, әгәр сөя белсәң, Җанга терәк – ихлас ярату. Яшәвеңә тирән мәгънә өсти Саф хисләрдән сабый яралу.

Тормыш гүзәл, әгәр сөя белсәң,
Җанга терәк – ихлас ярату.
Яшәвеңә тирән мәгънә өсти
Саф хисләрдән сабый яралу.
Килер җанда әби-бабам каны,
Онытылмас изге догалар.
Күңел сөйгән милли йолаларым
Бала белән янә туарлар...
Яңа алмаш килә, горур атлар,
Саф хисләрен саклап йөрәкнең.
Язмышын да илем белән бәйләр,
Киләчәге булып милләтнең.
Эх, мизгелләр...
Гомер бушка түгел...
Яңа сабый туа. Мин – яңа!
Тәүге сулыш белән үлемсезлек –
Мәңгелеккә күчү башлана.


Зинфира КӘРИМОВА

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев