Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юк, мин беркем түгел сиңа

Юк, мин беркем түгел сиңа. Бары сихри наз гына.

* * *
Юк, мин беркем түгел сиңа.
Бары сихри наз гына.
Җилдәй исеп, көтмәгәндә
Каг(ы)лып китәм аз гына.
Юк, юк... сиңа беркем түгел,
Җил булып кына калам.
Гел дә ишетәсең килгән
Җыр булып туа алам.
Күреп туймас төшең булсам,
Башка кермәсәм бүтән?
Юк, кирәкми... Гомереңнән
Бары сер булып үтәм.


Гөлсәрия БАСЫЙРОВА

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев