Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юат әле, дустым!

Кояш чыккан якка атларбыз без, Шомнар богавыннан котылып. Дустым минем! Бәлки җан фәрештәм... Бер сөйләшик әле утырып!

Авыр миңа, дустым... Юат әле,
Кызганмыйча ихлас сүзләрең.
Юып ташла әле күңелемнән
Ятлар салган яра эзләрен.
Син аңлыйсың мине. Син беләсең
Нинди сүзләр миңа кирәген...
Күзләремә карап елмай да бер,
Тынычландыр әле йөрәгем.
Якын итеп баккан карашыңнан
Таралыр күк авыр уйларым.
Җылың тоеп үксеп елармын да
Өр-яңадан җиргә туармын.
Кояш чыккан якка атларбыз без,
Шомнар богавыннан котылып.
Дустым минем! Бәлки җан фәрештәм...
Бер сөйләшик әле утырып!

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев