Җитәр вакыт
Һәрбер ана үзенең баласына Бәхетләрнең зурын баглый ул. Өметләре чынга ашмас булса, Өметенә хыял ялгый ул…
Шагыйрь-шәкертнең әнисенә язган хаты
Җитәр вакыт,
Тормышымның матур көнендә
Исән булсаң, әнкәй бәгырькәем,
Олыларлар әле сине дә.
«Аның әнисе» дип башларлар да,
«Шагыйрь әнисе»нә күчәрләр.
Алышыныр тузган тәгәрмәчләр,
Исән генә булсын күчәрләр.
Исән генә булсын, әни бәгърем,
Ә калганы аның чүп кенә.
Һәр авырлык җиңеллеген бирә,
Син көт, әнкәй, тагын чүт кенә.
Һәрбер ана үзенең баласына
Бәхетләрнең зурын баглый ул.
Өметләре чынга ашмас булса,
Өметенә хыял ялгый ул.
Хыялыйны җиргә тудырсын да,
Хыялланмый ничек көн итмәк.
Минем кайтуларым сирәк инде,
Кайтканда да кулда бер икмәк.
Бар булмышым шул бер икмәк гүя,
Кайчак кара, кайчак ак инде.
Ачыгу да, талчыгу да үтәр,
Утлар алып көтмә, ят инде.
Җиде ятлар әллә ниләр сөйләп,
Йөрәгеңне, әни, бозмасын.
Раббыбыздан башка беркем белми,
Җир өстеннән күпме узасын.
Һәрбер ана үзенең баласына
Бәхетләрнең зурын баглый ул.
Өметләре чынга ашмас булса,
Өметенә хыял ялгый ул…
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев