Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җитү

...Уйлар башка бүген, акыл бүтән: Барысы да җитә, җитә икән!

Була вакыт, тормыш җайсызлана,

Аяз хисең китә исереп.
Күңелләрдә бушлык хөкем сөрә,

Иртәнге уй кала искереп.
Кайный дөнья, утта актарыла,

Күзләр күрми, башлар әйләнә.

Көткәннәрең синнән читләшәләр,

Көтмәгәннәр килеп бәйләнә.

Җитми нидер, бүз җан тәнгә сыймый,

Нәрсә җитми, үзең белмисең?

Көлү түгел елыйсы да килми,

Аның елмайганын телисең.

Җитмәгәнне эзләп абынасың,
Җаның йөри әрнеп, авыртып.

Күлмәк якасыннан алгач дөнья:

Тукта, – дисең, – үзең сабыр тот!

Бар да җитә икән, бар да җитә:

Байлык җитә. Баскан урының

Тик бер нокта юкса. Вакыт китә,

Еракларга сузып толымын.

...Уйлар башка бүген, акыл бүтән:

Барысы да җитә, җитә икән!
 

 

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев