Логотип Казан Утлары
Шигърият

Истанбулда җәйнең соңгы мизгелләре...

Истанбулда җәйнең соңгы мизгелләре... Күңел котылгысыз көзне сизми әле.


Истанбулда җәйнең соңгы мизгелләре...
Күңел котылгысыз көзне сизми әле.
Мәчет алларында гөрли күгәрченнәр,
Учлар әле тулы, хисләр әле җүләр!..
Хәрам фонтанында тәңкә-тәңкә теләк.
Үлем көчсез монда, яшәү – өметлерәк!
Күзләремне йомып бактым Үскүдарга.
Куллар рәхәт изри, алар сөеп арган...
...Истанбулда җәйнең соңгы мизгелләре.
Күңел котылгысыз көзне сизми әле.

"КУ" 07, 2024

Фото:Raphael Ai

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев