Логотип Казан Утлары
Шигърият

Истән чыкмый һаман. Шигырь язам.

Сихри мизгел, ләкин ул вакытта Кем кадерен белгән соң аның?

Истән чыкмый һаман. Шигырь язам.
Тотып атам янә, сызам да.
Бәхет тулы гамьсез көннәр булган,
Какы үскән чакта ызанда.
Монда шомырт. Монда бәрәңгеләр.
Менә монда суган түтәле...
Барысы бар. Барысы да җитә.
Юк булгач юк инде бүтәне.
Гафифәттәй белән уртак ызан,
Какы үскән чагы дөньяның.
Сихри мизгел, ләкин ул вакытта
Кем кадерен белгән соң аның?
Язган булам. Кемгә кирәк соң бу?
Тотып атам, сызып бозам да.
Шуны гына беләм, без барында,
Какы үсә иде ызанда.
Шомырт кор(ы)ган, ызан сукаланган.
Тулып ята хәзер бүтәне.
Күз алдымда чәчәк тулы ызан,
Какы, шомырт, суган түтәле…

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев