Шигърият
Искергән сәгать ишарәте
Дөнья гаме тагын таудай баса башлый, төрле уйлар башка килә иртәсен.
Дөнья гаме тагын таудай баса башлый,
төрле уйлар башка килә иртәсен.
Кырыс вакыт янә катгый сорау бирә:
«Киләчәккә нинди кыйммәт илтәсең?..»
Үзе кадәр хаҗәт йөкне тартып барган
елдам бөҗәк очрап куя юлларда.
Үткәннәрнең тәҗел эшен үтәгәндәй,
берсен-берсе ашыктыра еллар да.
Кирәк чакта авырлыкны иңгә алып,
күтәрергә теләмәүләр сагайта.
Күпкә түзгән чылбырына нидер аскач,
җәһәтләнер артка калган сәгать тә.
"КУ", 07, 2019
фото: http://www.pixabay.com
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев