Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иртән

Азапланам зерә, «Ятмый» заман шигырьгә...

Йортсыз кеше артыннан  хуҗасыз эт «сөйрәлә»...

Күр әле, күр, бертөслеләр!

Башлары иелгән, юынмаган, кырынмаган...

(Эткәме кырынырга, җүләр!)

Төкселәр...

Кеше...

Кулында зур янчык. Туп-тулы. Ни белән?

Кем белгән... Белергә язмасын...  

Эт...

Аксый. Артык ябык...

Ә бит зур янчык туп-тулы... Ни белән?

Этем дә белми...

Белмәсен...

Калмый иярсен... Өмете үлмәсен...

Үзе дә...

Йортлы кеше алдыннан хуҗалы эт йөгерә...

Күр әле, күр, кешесе, абына-сөртенә,

Артыннан чак өлгерә!..

Ычкындыр бавыннан!

Юк!

Кеше... Телефоннан күзен алмый.

Эт... Ирек сулап туялмый.

Икесе дә кызганыч... Үзем дә...

Нигә?

Азапланам зерә,

«Ятмый» заман шигырьгә...
 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев