Иртәгә – яз
Кыш белән яз алышынган мәл бу. Карлар, бозлар тиздән эреп бетәр.
Төнге Сабантуйда җиңгән батыр, –
Төн чыкканчы җиргә кайткан яз!
«Әпипә»гә бии тамчылары,
Ахры, болар гына язга аз...
Карлар авырайган, хәлсез ята,
Әллә көрәшкәндер язга каршы.
Тирәк өсләрендә карлар да юк,
Шуып төшкән икән инде барсы.
Иртәгә – март, иртәгә яз инде, –
Салкын салган эзләр җуелганнар.
Миләш чыпчыклары кабарынып,
Язгы киңәшмәгә җыелганнар...
Кыш белән яз алышынган мәл бу.
Карлар, бозлар тиздән эреп бетәр.
Җырчы кошлар кайтырлар да илгә
Куакларны сәхнәләре итәр...
Урман шаулап, кошлар сайрап торыр,
Язгы ташу кайтыр ярларга.
Төн көзгесе күккә йөзеп чыгар,
Тагы гашыйкларны барларга...
Бер уйласаң, берни үзгәрмәгән, –
Алсу таң да ата үз мәлендә...
Минем җанда гына башка халәт, –
Нишләтергә аны бу хәлендә?
Карлары да, бозлары да исән,
Яз ярсуы, җәйнең челләсе дә.
Көзнең сары яфракларын ерып,
Син каршыма минем киләсең лә.
Төн чыкканчы алышынган дөнья, –
Тамчы тама җиргә тып та тып.
Синең хакта уйларымны гына
Булмый алыштырып, туктатып...
"КУ" 03, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев