Җирсеп яшим
Кабатлыйсың, имнәр сибеп: – Туган якның кары кайнар, Ташы да, – дип, – мендәр кебек.
Җирсеп яшим мин, каңгырып,
Сагышымны куандырып,
Чит-ят җирдә меңнәр кебек.
Киенгән дә тоташ актан,
Хәтер булып балачактан
Урап кайткан көннәр үбеп
Туймый һаман чәчләремне.
Шуңа күңел – чәчәгемме,
Кабатлыйсың, имнәр сибеп:
– Туган якның кары кайнар,
Ташы да, – дип, – мендәр кебек.
Кушылалар, гөр-гөр килеп,
Күгәрченнәр, мин кайчандыр
Көлә-көлә җимнәр сипкән.
Инде язмыш күзләремә
Һич уңмаслык сагыш чиккән.
Меңнәр алар, тамырларын
Җирсеп читтә газап чиккән.
Үз-үземне өнәмичә
Чит-ят күреп, гүя читтән
Карап торам соңгы чиктән.
Үткәннәрем күптән үткән,
Кайтмас инде урап бүтән.
...Авып төште күкрәгемә
Әтәч кунган иске читән...
"КУ" 03, 2018
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев