Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җир-Ана

Яратабыз кабатларга: Җир-Ана! Шулай булгач, бурычлыдыр Без аңа.

Яратабыз кабатларга:

Җир-Ана!

Шулай булгач, бурычлыдыр

Без аңа.

Тик әлегә җибәрәбез

Без хата.

Үзен кеше иткән җирне

Кем сата?!

Җир эшкәрткән, иген иккән

Отылмый.

Әй, Җир-Ана!.. – Ә Ана ул

Сатылмый.

 

"КУ" 05, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев