Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәк типкән чакта йөреп була

Ул да миңа илткән ул юлларны Эзләгәндер күптән...

Йөрәк типкән чакта йөреп була

Бу дөньяның төрле юлларыннан.

Исән чакта сөенергә кирәк

Синең өчен Җирдә юл барына...

Исән чакта сөелергә кирәк

Сөйгәнеңнән. Илдән. Җирдән. Күктән.

Күзләремдә бүген кояш җәйли.

Кояш бүген җан-бәгырьгә үтә...

Үзәгемә үтеп өзгәләми,

Үзәгемнән ул үземә илтә...

Ул да миңа илткән ул юлларны

Эзләгәндер күптән...

 

"КУ" 03, 2024

Фото: архив. Фотода автор үзе.

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев