Шигърият
Йөрәк тибешем син, Казаным!
Йөрәк тибешем син, Казаным! Сулар сулышым син, Казаным!
Мин озакка китмәм синнән, Казан!
Китү белән сагына башлармын.
Затлы гәрәбәгә алыштырмам
Казансуның чуер ташларын.
Океан чиксезлеге ымсындырмый,
Риза-бәхил синдә барына.
«Мин яратам сине, Казан!» диеп
Язып куйдым Идел ярына.
Сине ташлап ерак китә алмам,
Чал хәтерле яңа шәһәрем!
Кабан күлен кабат әйләнергә,
Кайтыр көнне сагынып яшәрмен.
Ни язса да, бергә кичердек без,
Бәхетемне синдә казандым.
Мин – синеке, син минеке мәңге,
Йөрәк тибешем син, Казаным!
Сулар сулышым син, Казаным!
«КУ» 03, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев