Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иман таммас димә

Катыйль булдың, татар, үз-үзеңә, Күндәм тезләндең бит тезеңә! Еллар аша ничек багарсың син Телсез «әпә»ләрең күзенә?

Нинди бизмәннәрдә үлчәдең син

Намусың һәм даның-малыңны?

Үлчәү тәлинкәңнең кайсы басты,

Һәм кайсына суздың кулыңны...

 

Сиңа вөҗдан сукыр бер тиенме,

Байлык-маяң – килер көнеңә?

Ата малы – бала даны, диеп,

Хөкем чыгардыңмы денеңә?

 

Катыйль булдың, татар, үз-үзеңә,

Күндәм тезләндең бит тезеңә!

Еллар аша ничек багарсың син

Телсез «әпә»ләрең күзенә?

 

Гафу итми тарих сатлыкларны,

Чияләнеп төен төйнәлә.

Җиде түгел – җитмеш буынында

Кара сакал булып сөйрәлә.

 

Хет бер тамчы иман таммас димә,

Татарлыгың кысып учласаң...

Син халкыңны санга сукмадың, ди,

Әл-Халиктан1 курык ичмасам.

 

Әл-Халик – Аллаһның 99 исеменең берсе, бу дөньяны бар итүче дигәнне аңлата.

 

"КУ" 8, 2019

Фото: "Казан утлары"

архивыннан

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шигырь менә шундый була ул. Татар шигыре!