Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иләт

Бары Син барысын барлыйсың, и Аллаһым!

Бүген дә – күгемдә, күңелдә – тынгысызлык.

Сызыла, сузыла, сөзелә таңгы сызык.

Мин яшим. Мең яшим: мең яшем – чарасызлык.

Буталма: бу таңга бу тамга – кара сызык.

Кара син: кара сын карашын – бөркет-мәче! –

 Озакка йозакка –  тозакка беркетмәкче.

Нишләргә –  исәргә, исәнгә – хыял-аһы?!

Бары Син барысын барлыйсың, и Аллаһым!

Мин яшим. Мең яшим, мең яшем – таянычым!

Бүгенем – күңелем, түгелер аянычым...

...күренер Таянычым.

 

"КУ" 09,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев