Илгә афәт килеп сыланды...
Кочагына алып толпарны, Күккә ашты дала кылганы
***
Илгә афәт килеп сыланды:
Иблис мәләк булып кыланды.
Кочагына алып толпарны,
Күккә ашты дала кылганы.
***
Золым иясеннән нәрсә көтәсең? –
Йөрәк аша кичерәсең фетнәсен.
Кем ул әйтә: зирәклек хас картлыкка... –
Булганы пырт итеп чыгып китмәсен.
***
Илдә бәлки бик хөрмәтле кешесең,
Кечеләргә һәрвакытта кече син!
Үлән корый ләкин баскан эзеңдә...
Бу ни хикмәт? Тәңре үзе кичерсен!
***
Без атлыйбыз һаман залим юлыннан,
Телем көтеп коргаксыган кулыннан.
Данлап тыштан, ләззәт таба күбебез
Үз уена үзе зиндан булудан.
***
Ым заманы! Йоттым шомланып сүзем,
Рәхәт чигә золым, хан итеп үзен.
Түз димен мин, түз дим! Гомер көзендә
Тик гүзәллек кенә күзгә күренсен.
***
Сәхнә тота шамакайлар, көлдерә;
Ә еракта кемне кемдер үтерә.
Киткән инде кәрваныбыз... Кәрваннар!
Буыла-буыла нигә һаман эт өрә?
***
Потпәрәстләр тез чүгәләр алдында,
Дога кыла мунтагайлар якында...
Утка табынганнар да бар арада:
Керәм диләр синең хакка ялкынга!
***
Шау-гөр килеп сары йортта туй бара,
Шәраб тулы бәллүр касә кулларда.
Тышта ана – яуда улын югалткан,
Күз яше дә кипкән инде еларга.
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: робагыйлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Халык белә Иблиснең дә мәләк түгел икәнен. .................Шуңа көтә, сабыр гына, аңа вакыт җиткәнен. .............. ... Сәйлән
0
0
0
0
Нишләтәсең, картлык килсә, сөякләр дә шырт итә. .................. Кемдә- алдан юешләнә, кемдә- арттан пырт итә... ................ ... Тик золымны гына картлык тавыш- тынсыз үткәрә. ................Чөнки белә, җавап тота залимнәр дә Күкләрдә... ................. ... Сәйлән
0
0
0
0
Ат казан! – дип әйткән иде картатам.(“Ихлас күңел белән юлга кузгалдым” Ркаил Зәйдулла)“Ат казан!”- дип карт атаңның калган икән васыяте.Васыятнең тигән, ахры, сиңа берәр хасияте?! ...Яугир булып, җәя тотып, дөрес, атка атланмадың,Әмма, бабаң васыятен үтәп, илдә атказандың. ...Барысына өлгерәсең, юыртасың, гүя ат та:Язучылар рәисе Син, Госсоветта- депутат та...Булдың халык шагыйре дә, алдың Тукай бүләген дә...Кабул булсын, күң(е)леңдәге иң яшерен теләгең дә. ...Мин дә телим, чын күңелдән: “Туган көнең” котлы булсын!Күңелең- көр, эшең- күркәм, баскан җирең- ныклы булсын! ... Cәйлән
0
0