Иләктән иләнгәннәр
Җиз иләк... Кыл иләк...Тәкъдирдер... Җиңеле язмаган безләргә... Кан уйный, җан уйный бүген дә – Дәшә күк: егылма, тезләнмә!
Җиз иләк... Кыл иләк... Һаман да
Иләнә милләтнең каймагы.
Дәверләр дәвергә тоташа,
Халыклар юк була кайдадыр.
Уйласаң, ис китә – бу кадәр
Хәсрәттән ничек сау калынган?
Мең йолдыз атылган Күкләрдән
Һәм... җирдә мең йолдыз кабынган!
Кылычны хәтерли тамырлар –
Кем санар корбаннар исәбен?
Нинди көч иләктән үткәрә
Җаннарның үлесен-исәнен?
Ни җегәр уйнаклый гәүдәдә
Сафларны чор саен ишәйтеп?
Кысылган чагында каешлар,
Кимегән вакытта кишәрлек?
Җиз иләк... Кыл иләк... Никадәр
Дәһшәтне тын гына кичелгән.
Кемнәрдер балтасын кизәнеп,
Канатлар кабаттан киселгән.
Ни гаҗәп – без исән әле дә,
Әле дә көч тама милләттән.
Ахрысы, билләрне ныгыткан
Иләнү мәңгелек иләктән.
Җиз иләк... Кыл иләк...Тәкъдирдер...
Җиңеле язмаган безләргә...
Кан уйный, җан уйный бүген дә –
Дәшә күк: егылма, тезләнмә!
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Кабат- кабат или торгач, хет җиз, хет кыл иләктән, .........Көрпә генә кала оннан... Нәрсә кала милләттән? .......... ... Сөенәләр “без исән” дип, биш йөз ел иләнгәннәр, .......... Тик калган шул көрпә генә- баш җиргә иелгәннәр... .......... ... Сәйлән (Ләйсән Гатина)
0
0