Җил сурәте
Кайгыдан да, шатлыктан да шакымагыз – Бу көннәрдә мин үзем дә ябык торам!
Аягыма урала җил – узыйм, дисәм,
Сулышыма кабына – җыр, сузыйм, дисәм:
Давыл өсте давыл исте өстегездән –
Ә сез әле һаман исән, һаман исән!
Җиде җилнең үзәнендә басып торам,
Җил капканы ябып торам, ачып торам;
Җилнең, телнең тегермәнен тартып торам... –
Мәһәрен дә, каһәрен дә татып торам.
Оча еллар – оча җилләр канатында,
Шыпырт кына шыңшый җаннар кара төндә:
Кайчан кабат уяныр да Тукай рухы,
Казанына кайтыр, диеп, пар атында.
Җил канаты очларында ак болытлар.
Ил басуын басып бара сорыкортлар:
Бөртекләрдә бөреләнеп, өмет йоклый,
Буразнасын табалмаса мәңге йоклар.
Фәрештәләр эзен эзләп исә җилләр,
Йөз елдан соң кабат кайтты Газраилләр1.
Әйтче, и җил, ник соң болай бу кавемнәр? –
Каберендә боргалана фиргавеннәр!
Җиде җилнең үзәнендә басып торам,
Җил капканы ачып торам, ябып торам:
Кайгыдан да, шатлыктан да шакымагыз –
Бу көннәрдә мин үзем дә ябык торам!
"КУ" 12, 2022
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев