Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җил шундый ул. Килеп сырпалана

Үпкәләмим. Җилнең эше шундый. Холкы шундый − килде-киттеле.

Төн. Тиле җил! Ник, тәрәзәмнән кереп,
Яндырып куйган шәмемне сүндереп,
Син качып киттең?!
Һ.Такташ


Җил шундый ул. Килеп сырпалана,
Борыннардан тарта, колактан,
Читкә китеп, усал сызгыра да
Йодрык селки аннан ерактан...
Үпкәләмим. Җилнең эше шундый.
Холкы шундый − килде-киттеле.
Шунысы гаҗәп: кеше арасында
Кайберләре нәкъ җил шикелле...
Янга килә, көлә, сырпалана,
Эч серләрен ала елмаеп.
Ә соңыннан читкә барып чәчә...
Каласың син шунда моңаеп...
Кайберләре авыр чакта терәк,
Якын дус-иш кебек кылана,
Ә аннары, синнән ерак китеп,
Йодрык селкеп читтән, куана...
Белеп алдым тормыш хикмәтләрен.
Шул көннән соң күндем бушлыкка:
Җилдәй иптәшләрне читкә тибеп,
Җил иптәшне дәшәм дуслыкка...

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев