Җил сихәте
Көзге җилнең бу тик баласы, Килә назлап кочып аласы.
Көзге җилнең үзгә бер исе бар,
Җылы җилнең иләс бер хисе бар –
Тирән итеп сулыш аласың,
Сихерләнеп туктап каласың.
Күкрәгеңә тула ул агылып,
Элгән кергә кала ул ягылып –
Йөзләреңә куеп иснисең,
Гүя артыш исен төснисең.
Бәлзәм сыман тынга сихәт бирә,
Һәрбер күзәнәккә үтеп керә.
Алып китә гомер буйлата,
Татлы мизгелләрне уйлата.
Күз алдына килә бөтен икмәк,
Әни мичтән ала әнә ипләп...
Икмәк исен тәмләп аласың,
Сулап көзге урман һавасын.
Баштан сыйпап, чәчкә кагылып китә,
Гүя затлы хушбуй тамызып үтә...
Көзге җилнең бу тик баласы,
Килә назлап кочып аласы.
Туган якта җил дә илһам бирә,
Вөҗүдеңә, аңга үтеп керә.
...Шигырем җил булып сирпелсен,
Җаныгызны сафлап бөркелсен.
«КУ» 09, 2024
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев