Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ил кирәк!

Ватан диеп! Ник йоклыйсың, Татар? Алар әнә барсы уянганнар.

Яратырга җаным-тәнем белән

Ватан кирәк миңа, Илем кирәк!

Аңа мәхәббәтне җиткерергә

Милләттәшем аңлар телем кирәк!

Туган Иле диеп санамыйдыр,

Үз җиреннән Татар китә икән.

Туган Ил дә кайчак Үги була,

Сине үзе Ятим итә икән.

Сөйләвеңнән тыеп Ана телдә,

Ятим итә икән, этә икән...

Иле булганнарга (!) кайсы тел дә

Яшәү өчен бик тә җитә икән.

Үземнеке диеп саналырлык

Ватан кирәк миңа, Илем кирәк!

Һәр иртәдә теләк теләр өчен,

Милләттәшем аңлар телем кирәк!

Кирәк бик тә минем телне сөйгән

Кошлар, таллар, хәтта агар сулар...

Иделләрнең комлы ярларына,

Илең бар (!) иде... дип кагар сулар.

Кайтар аны, диеп елар кошлар,

Суда килеш (!) сызар яшел таллар,

Ватан диеп! Ник йоклыйсың, Татар?

Алар әнә барсы уянганнар.
 

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев